Укыгыз! Кыю булыгыз! Үз дөньягызны ачыгыз! (6+)

3 март көнне 17 нче санлы китапханә балалар өчен «Укыгыз! Кыю булыгыз! Үз дөньягызны ачыгыз!» исеме астында шаяннар һәм тапкырлар клубы уздырды. Балалар командаларга бүленде. Чара командаларның бер-берсен сәламләве белән башланып китте. Аннан соң бәйгеләр һәм уеннар башланды. «Күнегү» дип аталган беренче бәйгедә балалар әкият геройларын таныды. Икенче – «Телеграммалар» бәйгесендә исә геройларның кайсы һәм кемгә телеграмма яза алуын искә төшерделәр. Өченче «Ребусны чиш» бәйгесе катлаулы булды, әмма балалар биремнәрне җиңеп чыкты. Укучыларга аеруча «Әкият белгечләре» һәм «Тылсымлы тартмачык» уеннары ошады, анда командалар, үзара ярышып, тиз арада дөрес итеп җавап бирергә тырышты. ШТК күңелле һәм файдалы узды, ахырда дуслык җиңде. Барлык катнашучылар чарадан кәеф күтәренкелеге һәм дәрт алып кайтып китте.

Поделиться: